Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә вакансияләр ярминкәсе узды

2021 елның 6 декабрендә «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесендә инвалидлар һәм эшсез гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкә барышында үзәк белгечләре эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарның хезмәт һәм мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар. Ярминкәгә 5 кеше килгән: шуларның 3се-инвалид, 2се-эшсез һәм эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар. Вакансияләр булган 2 предприятие һәм оешма катнашты: ООО«Мирас+», Г. Тукай исемендәге «Әтнә татар дәүләт драма театры ". Бу оешмалар 12 вакансия тәкъдим иттеләр: җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, йөк ташу буенча экспедитор, территорияне җыештыручы, кондитер, экспедитор, повар,технолог, склад мөдире, автомобиль йөртүче. Ярминкә нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать иткән

2 граждан эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләргә юллама алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев