Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә ВИЧ инфекциясе теркәлмәгән

Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә районнарында былтыр да, быел да беренче яртыеллыкта яңа авыру очрагы юк.

Быел беренче яртыеллыкта Татарстанның берничә районында ВИЧ белән авыручылар, узган елга караганда, арткан. Бу Азнакай, Аксубай, Баулы, Буа, Чаллы, Чистай, Теләче, Тукай, Тәтеш, Питрәч, Түбән Кама, Менделеевск, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Алабуга районнары.

Әлеге статистик мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәгеннән юлладылар.

Сарман, Чирмешән, Нурлат, Лениногорск, Лаеш, Кукмара, Зәй, Чүпрәле, Бөгелмә, Арча, Әлмәт, Әгерҗе районнарында ВИЧ белән авыру очраклары кимегән.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, Актаныш, Әлки, Апас, Әтнә, Ютазы, Саба, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Мөслим, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында 2021 елның беренче яртыеллыгында ВИЧ белән авыруның бер очрагы да теркәлмәгән, дип нәтиҗә ясарга була.

Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә районнарында былтыр да, быел да беренче яртыеллыкта яңа авыру очрагы юк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-12-2021/byel-berenche-yartyellykta-vich-bel-n-avyruchylar-kaysy-rayonnarda-k-br-k-buluy-bilgele-5844312

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев