Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә юл буенда санлы ит ята

Күәм авылын Әтнәгә таба баручы юл буенча чыгып киткәндә менә шундый хикмәткә тап булдык.

Редакциябезгә берәү шалтыратып: - Күәм авылын чыккач, бер зур кара пакет күрдек, эчендә нәрсә икәнен белмибез, пакет бик зур. Ул пакетны каргалар чорнап алган, берөзлексез шуны чукыйлар. Барып карарга курыктык, әллә ниләр уйладык, ит түгелме икән дип тә шикләндек. Әгәр кеше мәете булса җавап бирәсе булыр дип курыктык, шуңа бармадык, дип әйттеләр.

Безнең журналистларыбызның кызыксынулары көчле шул. Әлеге зур пакетны барып фотога төшереп кайттык. Дөрестән дә эчендә ит булып чыкты, пакеты кырыйга очып киткән дә, ит кисәкләре җир өстендә аунап ята иделәр. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ите бу?

Әлеге мәгънәсезлеккә бернинди әйтер сүзебездә юк. Ә сез ни уйлыйсыз, укучылар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X