Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәнең шагыйрәле мәктәбе

Мәктәбебездә “Калебеңдә булсын китап сүзе – Китабыңнан бәяләнә милләт йөзе!” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.

Әлеге шигъри юлларның авторы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе,  шагыйрә Гөлүсә Батталова. Әтнә районы Түбән Шашы авылында 1982 елның 19 декабрендә дөньяга килеп, 2000  елда Күңгәр урта мәктәбен, 2005  елда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Бүген туган ягында – Күәм авылында гомер итә. Шигырьләре  “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан”, “Мәдәни җомга” республика газета-журналларында басыла.Тәүге китабы – “Бер йотым бәхет”.

Шагыйрә белән очрашуга  мәктәбебезнең VII – IX сыйныф укучылары бик теләп әзерләнделәр: шигырьләрен ятладылар. Кичә барышында Гөлүсә  апалары Батталова укучыларга кечкенәдән якташ әдипләребез Хәкимҗан Халиков, Сибгат Хәким, Лена  Шагыйрҗан,  Фирая Зыятдиновалар иҗатын яратып һәм горурланып укуы, бүген иҗатка рухландыручы остазы Марсель Галиев булуы турында сөйләде, шигырьләрен укыды.

 Гөлүсә Батталова  бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры урынбасары булып эшли. Шигырьләр генә түгел,  проза һәм драматургия өлкәсендә дә үзен сыный авылдаш шагыйрәбез. Изге гамәлләре белән тарих битләренә кереп калган Әтнәнең Гатаулла Даутов кебек шәхесләре язмышын, әтнәләрнең үткәне, туган төбәгебез халкының киләчәген чагылдырган “Җомга базары” исемле сәхнә әсәре иҗат итте. “Җомга базары” музыкаль манзарасы  Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелып,  тамашачы һәм театр белгечләренең югары  бәясен алды.

 Очрашу барышында Гөлүсә Батталова Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры эшчәнлеге таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Алия САДРИЕВА,
Әтнә районы Күәм урта мәктбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Чыганак: http://magarif-uku.ru/tt/atnanen-shagyyrale-maktabe/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев