Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Томат үсентесе бик озын һәм тамырлы булмасын өчен нәрсә эшләргә

Помидор үсентеләрен үстерүчеләр яхшы белә, еш кына аның үсентесе юка һәм озын була.

 Грунтка күчереп утыртканда томатларны тирәнрәк утыртырга була, үсемлек моңа бик әйбәт карый. Ләкин тамыры тирәнрәк булган саен, томатларга җылы алу да катлаулырак, чөнки туфракның тирән катламнарына җылы тиз генә үтеп керми. Ә томат - җылы сөючән үсемлек.. Шуңа да, тамыр һәм томатлар сабагын тирәнәйтү зарурлыгы туса, 15 см дан артык тирәнлеккә утыртырга кирәкми. 

Әмма үсемлекләр үсеше процессында кайбер чараларны алдан ук дөрес итеп эшләү зарур.

1. Үсентеләр тартылуның иң киң таралган сәбәбе-әйләнә-тирә мохит температурасы һәм яктырту арасында дисбаланс. Сез үсентеләрнең озынаеп китүен күрүгә, өстәмә яктырткычлар өстәргә кирәк, һәм дә һава температурасын киметергә.

2. Үсентенең урнашуы. Әгәр үсентеләр бер-берсенә якын торсалар, өстән тоташ келәм кебек күренсә, бу да үсентенең сузылуына сәбәп булырга мөмкин.

3. Дөрес һәм үз вакытында пикировка ясау. Пикировка вакытында томатларны җиделе яфракларга кадәр, йә беренче яфракларга кадәр тирәнәйтергә кирәк. Ягъни, үсентеләрнең бөтенләй сузылганын көтәргә кирәкми. 

4. Томат үсентеләрен тукландыру тамыр системасын һәм тулаем үсемлекләрне үстерүгә юнәлдерелгән. . Ашламаны пикировкадан соң кертергә кирәк, 3-4нче чын яфраклары барлыкка килгәч. 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев