Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тонировка өчен штраф

“Март аенда тонировкалы автомобиль белән идарә итү турындагы эш каралды”, – дип хәбәр иттеләр район суды матбугат хезмәтендә.

Яшел Үзән районын­да яшәүче 22 яшьлек ир-ат 3 мартта алгы  тә­­­рәзәләре то­ни­ров­калан­ган “Lada Vesta” авто­мобиле белән идарә иткән. Тонировка пленка­сын алу кирәклеге турында ЮХИДИ өлкән инс­пекторы тарафыннан моннан алда бер тапкыр ки­сәтелгән була. Шуңа да карамастан, бер чара да күрми. Суд утырышында хокук бозучы административ хокук бозу турында үзенә карата төзелгән беркетмә белән килешүен аңлатты. Административ хокук бозуын аңлап,  үз гаебен тулысынча таный машина йөртүче. Суд аның гамәлләрен полиция хезмәткәренең законлы әмеренә буйсынмау дип тапкан һәм аны 500 сумга штрафка тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев