Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Торак 2021» профилактик чара үтә

Торак фондында янгыннар чыгуын кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә “Торак 2021” күзәтчелек профилактика чараларын үткәрү дәвам итә.

Бу операция вакытында, Яна Шашы авылында урнашкан янгынга каршы көрәшү аерымланган посты хезмәткәрләре инструктаж һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 9 аенда, хезмәткәрләр тарафыннан 1257 шәхси йортта, шул исәптән ялгыз торучылар, күп балалы гаиләләр яшәгән хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барылды.

Республика күләмендә көндәлек мәгълүматларны чагыштырып караганда, көн саен диярлек, янгыннарда һәлак булучылар бар. Сәбәбе, гадәттә, урын җирдә тәмәке тарту, электр чыбыкларының кыска ялганышы, газ чыгып агуланулар һәм башкалар. Шуңа күрә, һәркемгә сак булырга, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска киңәш ителә. Электр, газ приборларының төзеклеген һәрдаим күзәтеп торырга кирәк. Автомат саклагыч кына электр линиясендә кыска ялганыш яки кирәгеннән артык көчәнеш килгәндә электр утын өзеп куя ала. Бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда чыбыкларның кирәгеннән артык җылынуына һәм ахыр чиктә бу кыска ялганышка китереп чыгарырга мөмкин.

Мунча, лапас, гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш, эш беткәч, төнгә аларны электр линиясеннән, йорттан аерып кую зарури. Шулай ук тәмәке тартып фатирны, йортны жылытып булмый. Йортыбызда янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора.

Динар Биккинин, Яңа Шашы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев