Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыш бик матур ул

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Раушания апа Шакированы 90 яшьлек юбилее белән котладык.

Соңгы вакытта, аның кебек олуг юбилейларын билгеләп узучыларга сирәк барабыз. Раушания апа: “Газетадан да килә күрсеннәр”, – дигәч, олы кешенең гозерен аяк астына салып ташлап булмый. Якыннары, балалары белән бергә, без дә аның шатлыгын уртаклаштык.

Паспортта язылган яшен биреп булмый Раушания апага.

 Үзебез дә күзләр тимәсен, дип кенә карадык аңа. Әле дә хәрәкәттә ул.

Ашарына үзе пешереп ашый. Яшелчә бакчасында казу эшләрен дә башкара. Кирәк булса, кулына балтапычкы да ала әле ул. Быел да бакчада эшләгәндә арып киткәч, утырып торыр өчен үзенә урындык ясап куйган. Ул хакта кызы Розалия:

– Күршебез Гөлзада: “Көне буе нидер какты Раушания апа. Ни эшли икән бу, дип карарга кердем. Ә ул үзенә урындык ясап куйган”, – дип көлдерде.

30 ел сыер савучы булып эшли ул. Фотосы мактау такталарыннан төшми.

Тормыш иптәше Фоат белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Фоатының үлгәненә дә 20 ел булган инде.

– Әтинең 70 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттек. Туганнарны чакырып. Март аенда туган көне иде, ноябрь аенда үлде. Операция кичергән иде, – дип искә алды ул вакытларны кызы.

Быел кышкы чорга балалары Раушания апаны үзләре янына алып китәргә булганнар. Тик аның гына китәсе килми.

– Өем дә бик матур. Өч тавыгым бар. Өйдә барлык уңайлыклар да бар. Мунчага да үзем ягып керәм мин. Бакчадагы эшләрне дә эшлим, – диде Раушания апа.

Тик менә ялгызлык кына кыен, ди ул. Элегрәк техникумга укырга килгән егетләрне үз канаты астына алган ул.

– Бүгенге көндә туган йортыбызга кайтып кергәндә, Аллаһка шөкер, капкабыз ачык, – ди Розалия апа.

 Раушания апа Шакированың җитезлегенә, зиһененә, кыюлыгына исең китәрлек.

 Олы яшьтә булса да, бер эштән курыкмый. Без, яшьләр дә үрнәк алырлык әле аннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев