Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыш сораулары

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Галәм нигә шулай
яратылган?
Вакыйгалар кемгә буйсына?
Кеше роле нинди бу дөньяда?
Гаеплеме тәкъдир барсына?
Күңелдәге шушы
сорауларның
Ачкычлары изге Коръәндә.
Җаныңа да иңәр
бер тынычлык
Нигезләрен диннең
өйрән дә!
Галәмдәге булган һәр
мәхлүкат
Хезмәт итә кеше затына.
Коръәндәге тыю, әмерләрне
Үтибезме Аллаһ хакына?
Ике максат куйган
Аллаһ безгә,
Шулай яшәү кирәк һәм гадәт:
Берсе – Аныф танып белү
булса,
Икенчесе – һәр көн гыйбадәт.
Гыйбадәтнең асыл
мәгънәсе –
Ул яраткан сүзләр, гамәл дә.
Аллаһ уйлаганча булып тора
Вакыйгалар чиксез галәмдә.
Сайлап алу юлын
калдыра Ул,
Кешеләргә юллар чатында.
Берсе белән китсәң, алды – Җәннәт,
Икенчесе илтә тәмугка.
Нәфес кебек шәйтан
яши бездә,
Аның белән көрәш
– зур җиһад*.
Милләтемнең матур
киләчәге,
Бездән сорый хәзер –
иҗтиһад*.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев