Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыш – сынау

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Бу дөньяда күптер
мәшәкатьләр,
Һәр адымда кеше сынала.
Авырлыкка кемдер  
сабыр итә,
Ә кемнәрдер эри – югала.
Эрүчеләр – рухы төшенкеләр,
Сәбәпләрен аның белмиләр.
Тынычлыгы җанның –
дини белем,
Ә чарасын никтер күрмиләр.
Сәламәтлек, мал,
җан аша сынау
Аллаһ тарафыннан бирелә.
Сынауларга сабыр итүчеләр
Рәхмәтенә аның күмелә.
Рухи яктан көчле булу кирәк
Яшәгәндә шушы  тормышта.
Изеп китсә, тор да алга атла,
Тик зарланма килгән
язмыштан.
Тормыш – сынау,
яхшы үтик аны,
Мәрхәмәтле булып һәр
җанга.
Игелекләр кылыйк,
изгелекләр...
Үрнәк бул син, кеше,
җиһанда!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев