Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тракторда юл һәлакәтенең сәбәбе нидә?

Соңгы айларда республика юлларында тракторлар белән бәйле аварияләр шактый теркәлде.

Күптән түгел генә аларның берсе Олы Мәңгәрдән Иске Кишеткә борылган чатта булды. Территориясе безнеке булса да, техникасы безнеке түгел үзе. Юл һәлакәтенең сәбәбе – тракторның габаритлары зур, ә озата баручы булмауда. Татарстан юлларында теркәлгән башка фаҗигаләрнең сәбәбе, күбесенчә, утлары, яктырткыч элементлары юк.
Шуларны истә тотып районның “Гостехнадзор” оешмасы катгый карарга килгән:
– Куркынычсызлык рейдлары уздыра башлыйбыз, – ди җитәкчесе Рафил Сабиров.
Рейд нәтиҗәләре хакында газета битләрендә хәбәр итәрбез әле. Халык “үз геройлары”н белергә тиеш.
Ә куркынычсызлыкка килсәк, дөрестән дә, төнлә бернинди уты булмаган трактор арбасын чамалавы бик кыен. Аеруча арбасына печән, салам төягән булса...
Хәтта төнлә йөрмәсәләр дә, иртән һәм кичен шактый караңгы булуны истә тотыйк. Әйтик, көпчәге тишелсә, арбаны юл кырыенда калдырып китәләр. Арбаның “отражателе” булмаса, автомобиль ут яндырып килсә дә күреп бетереп булмый. Аеруча, каршы яктан да берәр транспорт килсә, – дип саный әңгәмәдәшем.
Кыскасы, механизаторларга киңәш: кичекмәстән тракторларның ут лампочкаларын тикшерегез, шулай ук арба-тагылма агрегатлар халәтен дә күздән кичерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев