Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәрбия балалар бакчасыннан башлана

Үткәне юкның киләчәге юк, ди бездә халык.

Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәр тәрбияченең бурычы. Үткәнебезне, гореф гадәтләребезне өйрәнүне балаларга кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук башларга кирәктер.

2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең балалар бакчасы да әлеге уңайдан читтә калмады. Балаларны тарихыбыз, белән таныштырып барырга тагын бер форсат барлыкка килде. Бакчабызда “Нәүрүз”, “Сабантуй”, кебек бәйрәмнәр үтте. Балалар белән бергә “Бирнә җыю”йоласын үткәрдек. Әлеге бәйрәмнәрдә уйнала торган татар халык уеннарын өйрәндек. Безнең төбәктән чыккан шагырьләрнең әсәрләре белән таныштык, авылдашыбыз – Самат Шакир шигырьләрен өйрәндек.

Туган авылыбыздагы сулыклар, чишмәләр, елгалар, агачлыкларның һәрберсенең үзенчәлекле исемнәре барлыгын исләрендә калдырсыннар иде нәниләребез. Агачлыкларны күзәткәннән соң Күәм авылында имән, өрәңге, чыршы агачларының аз очравы хакында әңгәмә алып бардык, балалар белән бергәләп авылыбызның “Кызыл китабы”н булдырдык. Әле эшлисе эшләребез күп. Кечкенәдән матур йолаларны күреп, өйрәнеп, халык уеннарын уйнап үскән, туган телебездә аралашкан сабыйларны күргәч күңел сөенә. Нәниләребез туган-үскән якка карата битараф кала алмаслар дип уйлыйбыз.

Гөлнар Фазылҗанова, музыка тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев