Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төркиягә ялга барган укытучы фаҗигале һәлак булган.

Татарстанның Азнакай шәһәрендәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп директоры, 37 яшьлек Данияр Мөхитов Төркия Аланьясында катер һәлакәтендә үлгән.

Данияр Мөхитов 1 ноябрьдән ялын рәсмиләштергән. Аны Төркиядә хатыны белән бергә үткәрергә теләгән. Атна ахырына ул кайтырга планлаштырган булган.

Мөхитов мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпне 2015 елдан бирле җитәкләгән. "Мәктәптә аны тик яхшы яктан искә алалар. Аны балалар, педагоглар, ата-аналар яратты. Ул бик ачык, позитив, һәрвакыт елмаючан иде. Аның 2011 һәм 2014 елда туган балалары калды",- диләр мәгариф учреждениесендә.

Катер Аланьядагы крепость янында диңгездә баткан. Көймә һәлакәтендә бердәнбер һәлак булган кеше - Данияр Мөхитов.
 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Yal-it-rg-bargan-bulgannar-529328/

Фото:https://vatantat.ru/2020/11/38778/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев