Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәртип тәрбиядән киләме?

Мин бу сорауга, чын дөресе, тәртип тәрбиядән килә дип әйтә алам. Чөнки без – әти-әни сүзен тыңлап үскән элекке буын вәкилләре.

Гаиләдә әти-әни сүзе бер булырга тиеш. Алар үзләре дә өлкәннәр сүзен тыңлап үскән элекке буын кешеләре булганнар.

Безнең чор балалары әтиәни рөхсәтеннән башка урамга уйнарга да чыкмый иде. Менә мин үзем элекке заман балалары белән хәзерге заман балаларын чагыштырып карыйм да, уйга калам. Хәзер балалар урамда уйный белмиләр дә шикелле. Алар өчен бар да әзер: нәрсә ашаса, нинди сулар эчәсе килсә шул бар.

Без кечкенә чакта качакача яки туп уйный торган идек. Тупны күп уйнасаң туклык була икән, дигән сүзне олы кешеләрдән ишетеп, ике туп белән уйный торган идек. (Туп уйнарга хәзер дә яратам.) Чөнки ул чорда тамаклар туймый иде, акбаш, какы, кузгалак, кәҗә сакалы, күшәләр җыеп ашый идек. Бәлки шул үләннәрнең файдасы да булгандыр, әле дә яшибез Аллаһка шөкер. Безнең буын туп кына уйнап йөрмәде, чабата, башмак та ясады. Әле дә хәтерлим, чабата киндерәсе үргәндә, мәктәптән өй эше итеп ятларга биргән шигырьне өйрәнә идек. Хәзерге балаларга эш тә юк шикелле.

Мин үзем Кече Әтнә авылы кызы. 1947 елның көзендә укырга кердем. Безне сыйныф белән физкультура дәресендә яки дәресләр беткәч, укытучы апа яисә абый басуга алып баралар иде. Басуда бер бөртек башак калдырмый чүпли идек. Бер бала да карышмый иде. Хәзерге балалар җыярлар иде микән ул башакны?

Хәзерге балалар бик бәхетлеләр. Күңелең ни тели, барысы да бар. Хәер, күпсенмим, бик бәхетле булсыннар, еллар гына тыныч була күрсен, Ярабби Ходаем! Бу коронавирус чире, төрле вирус авырулары гына бетә күрсен инде. Һәр кешенең баласы бәхетле, сау-сәламәт булсын. Барлык дөнья халыкларына да сәламәтлек, тынычлык теләп калам.

Кайнар сәламнәр белән 83 яшенә аяк атлаган Сөембикә апагыз булам.

Мин үзем 7 сыйныф белемле генә бит. Аллаһка шөкер, укый-яза беләм, гарәп хәрефләре белән укыйм Коръ - әнне дә.

Сөембикә Магъсумова, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев