Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәртипне көчәйтү сорала

Районның Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Беренче чиратта, алда торган бәйрәм көннәре уңаеннан үтәчәк мәдәни чаралар һәм аларның куркынычсызлыгы күз уңында булды. Шулай ук авыллардагы кышкы җыеннар да тулы мәгънәсендә югары тәртип белән узарга тиеш. Һәр очрак буенча куркынычсызлык өлкәсендәге әзерлек турында уртага салып сөйләшенде.

– Дөньядагы сәяси хәлләрне искә алып, берничә мәсьәләгә ачыклык кертеп узу кирәк. Беренчедән, алда торган бәйрәмнәр алдыннан объектларны саклауны, хокукый тәртипне көчәйтү сорала. Икенчедән, авыллардагы мәчетләрне һәм мәдәният өлкәсендәге кайбер объектларны паспортлаштыру күз уңында булачак. Өченчедән, потенциаль рәвештә куркыныч саналган объектларның куркынычсызлыгы һәм аны күтәрү чаралары турында сөйләшербез, – дип ачыклык кертте райондагы Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Каюмов.

Бу уңайдан Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәнис Низамиев, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова, мәдәният бүлеге вәкиле Зөлфия Габделхакова, Яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин чыгышлары тыңланды. Шул вакытта туган сорауларга район полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев ачыклык кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев