Түбән Бәрәскә авылыннан Сабирҗановлар хезмәтләре аша, чын мәгънәсендә, бәхеткә төренеп яшиләр
Районда Сабирҗановлар гаиләсе турында ишетеп белүчеләр күптер.
Күпләр өчен үрнәк, бик тә тату, бердәм, хезмәт сөючән бу гаилә. Аеруча игенчеләр гаиләсе буларак яхшырак беләләрдер Сабирҗановларны. Шул сәбәпле бу мәкаләне ерак 1970 елларны ук телгә алып башлау дөресрәк булыр.
Гаилә башлыгы Фәрит Сабирҗанов игенчелек хезмәт юлын әнә шул чорда ук “Колосс” комбайнында башлап җибәрә. Соңрак аны “Нива”га, аннан “Дон” комбайнына алыштыра. Әнә шулай “Ленин” басу-кырларында 24 ел дәвамында бөртекле-кузаклылар суктыра ул.
Хәзер 73нче яше белән барса да, урак барышы белән һәрдаим танышып тора.
Шулай булмый ни, урак буенча мәгълүматны алыр кешесе янәшәдә генә – аның эшен улы Айдар дәвам итә. Айдар Сабирҗанов турында авыл хуҗалыгы белән азмы-күпме танышып баручы һәркем беләдер. “Ленин” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводының гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы ул. Мәкаләне Фәрит абый турында язып дәвам итик әле.
Күмәк хуҗалыкта 40 елдан артык эшли ул. Башта “ДТ”-дизель тракторында көч куя: чәчә дә, бульдозер да була. 1971 елны механизаторга укып кайта ул. Аннан 2 ел дәвамында Украинаның Одесса шәһәрендә хәрби бурычын үти. 1974 елны солдат хезмәтен тутырып кайткач, кабат тракторга утыра. Ә комбайнчы хезмәтен 1980 елдан башкара башлый.
1976 елны Фәридә исемле Югары Бәрәскәнең уңган-булган, чибәр кызы белән никахлашып, парлы тормыш корып җибәрәләр. Ике балага – Айдар исемле улларына һәм Айсылу исемле кызларына гомер бүләк итәләр. Кызлары Олы Әтнәдә, үз гаиләсе.
Ә Фәридә апа күмәк хуҗалыкта савымчы һөнәрен сайлый. Мәктәпнең VIII сыйныфын тәмамлагач ук ферма эшенә тартыла аның күңеле – шул чорда ук савымчы буларак беренче чирканчык ала. Сабирҗановлар гаиләсе оешканчы ук 5 ел чамасы савымчы булып эшли ул.
Ә менә уллары Айдар Сабирҗановның комбайнчы стажы әтисенекеннән дә зуррак.
– 1998 елдан бирле комбайнда эшлим, – ди ул.
Бүгенге көн күзлегеннән карасак, барысы 26 ел комбайн штурвалы артында, әтисенекен 2 елга арттырган да инде. Комбайнчы эше – сезонлы хезмәт кенә, ә гомумән алсак, Айдар да фермада көч куя:
– Терлекләргә азык кертү эшендә мин – “погрузчик”та, – ди.
Моңарчы да шул ук хезмәтне “ЮМЗ” тракторында башкарган.
Ул Гүзәл исемле укытучы кыз белән гаилә корып җибәрә. Аларның да ике балалары – 1 ул һәм 1 кыз үсә, уллары мәктәпнең IX сыйныфында, кызлары әле I сыйныфта гына укый.
Гүзәл мәктәптә биология, география фәннәреннән укыта. Ә менә кечкенә Сабирҗанов – Айбулат әтисе белән инде өч ел эшләгән. Мәктәпнең VI сыйныфын тәмамлагач ук әтисе Айдар янына тартыла – комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Ә кечкенә Ландыш, әнисе кебек укытучы булып китәр дип фаразлыйк.
Менә шундый бәхетле, хезмәт юллары төрле булса да, уртак шатлыкка төренгән гаилә яши Түбән Бәрәскәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев