Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган көнең белән, Раил

Бүген хезмәттәшебез Раил Фергать улы Зариповның туган көне.

Раилне ихластан туган көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, сәламәтлек телибез. Бәхетле бул. 

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен

Изге теләкләр белән "Әтнә таңы" газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев