Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган нигез

Марданова Алсу Олы Мәңгәр авылы.

Әти, әни, туган нигезләрдән
Аерылабыз үсеп җитүгә
Ә шуларның кадерен аңлыйбыз тик
Чит илләргә чыгып китүгә.
Туган нигез гел чакыра безне
Ишетегез, йөрәк авазын
Сырхау алган һәрбер кеше үзенә
Туган җирдә табар дәвасын.
Туган җирем яшел бишегеңдә
Тибрәттең син бала чагымда
Җирнең, суның, саф һаваның тәме
Сеңгән минем җаным, каныма.
Әти,әни, туган нигезләрне
Ешрак дуслар искә алыйк без.
Үзебез читтә гомер кичерсәк тә
Күңел белән анда калыйк без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев