Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган як

Гөлнара Хакимова, Сәрдә авылы

Һәркемнең дә йөрәгендә  бит ул,
Туган нигез, Туган яклары.
һәрвакытта аны сагынып кайта
Читкә киткән кыз һәм уллары.
Туган якта бар да башкача бит,
Чишмә җыры, кошлар сайравы,
Таңда төшкән чык сулары,
Урманнарның сихри шаулавы.
Горурланам туган ягым белән,
Ул данлыклы Казан артыннан.
Гореф-гадәтләрне саклап яшим,
Үрнәк алып газиз халкымнан.
«Әтнә», – дигәч, һәркем этнограф, археолог Мәрҗанине искә төшерә,
Лена Шагыйрьҗанның шигырьләре
Күңелләргә рәхәтлек бирә.
«Син кай яктан?» – диеп сорасалар,
Җавабымда: «Әтнә кызы!» – дим.
«Тукай эзләреннән йөреп,
Хәкимнәрен укып үстем», – дим.
Бу – мактану түгел, бу – горурлык хисе.
Бу – мәхәббәт, туган ягыма!
Туган яктан башка кеше яши алмый,
Ни булса да, сыена ул Туган ягына!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев