Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туганнар тавышланган

Ахырзаман алдыннан туган- туганын белмәс, ди торган иде өлкәннәр.

Әллә шул ахырзаман дигәннәре якынлаша инде – атна саен туганнар арасында килеп чыккан низагтавышлар турында язарга туры килә. Низаг белән генә туктап калсалар икән дә бит, юк шул, сугыша ук башлыйлар. Кулларына ни туры килсә шуны тотып, менеп төшәргә дә күп сорамыйлар.

Авылларыбызның берсендә әнә шундый гауга чыга ике туган арасында. Өй тирәсендәге территориядә аларның берсе спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә тавыш чыгара һәм 70 сантиметр озынлыктагы тимер таякны алып, икенчесенең сул як бот сөягенә суга. “Судмедицина экспертизасы нәтиҗәләре гаепләнүчегә карата җинаять эше ачуга ачыклык кертәчәк. Әлегә бу эш буенча тикшерү дәвам итә”, – ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознаватела Айсылу Нигъмәтҗанова. Кулыңны күтәреп сукканчы – ахырын уйларга кирәк. Туганнар тату яшәргә тиеш – бу борынгылардан килгән язылмаган кагыйдә. Бербереңне хөрмәт итеп, аралашып, тыныч кына яшәүләргә ни җитә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев