Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай – төрле телләрдә

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында республиканың һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында һәм төрле телләрдә «Тукай шигырьләре» бәйгесе узды.

Биредә 13 һөнәри белем бирү оешмасыннан 27 укучы катнашты. Бәйге өч юнәлештә — «Татар телендә», «Рус телендә» һәм «Инглиз телендә» үтте.
«Татар телендә» юнәлешендә урыннар түбәндәгечә булды:
I урын — Инсаф Әгълиуллин, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы;
II урын — Әмир Зарипов, Казан энергетика көллияте;
III урын — Инзилә Шәябтдинова, Арча педагогия көллияте.
«Рус телендә»:
I урын — Александр Жаворонков, Алабуга политехник көллияте;
II урын — Алинә Шәмсетдинова, Арча педагогика көллияте;
III урын — Регина Шириева, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы.
«Инглиз телендә»:
I урын — Сәид Ялалтдинов, Казан энергетика көллияте;
II урын — Азалия Сибгатуллина, Казан сәүдә-икътисад техникумы;
III урын — Тимур Әхмәтҗанов, Казан төзелеш колледжы.
Аерым номинацияләр дә билгеләнде:
«Иң оригиналь башкарган өчен» — Ислам Сәләхов, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте.
«Иң артистик башкарган өчен» — Әдилә Хәйбуллина, Буа ветеринария техникумы.
«Тамашачылар симпатиясе» — Гадел Әхмәтшин, Казан автотранспорт техникумы.
«Иң тирән мәгънәле итеп башкарган өчен» — Ясминә Гыйлаҗева, Казан педагогика көллияте.
«Кабатланмас башкару стиле өчен» — Данил Савин, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте.
«Башкаруның ихласлыгы өчен» — Алмаз Гужик, Буа ветеринария техникумы.
«Автор хыялын тормышка иҗади ашырган өчен» — Алишер Акперов, Алабуга политехника көллияте.
«Камиллеккә омтылган өчен» — Дарья Солянова, Казан төзелеш көллияте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев