Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тулы булмаган эш вакыты нинди нигезләрдә билгеләнә?

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 93 маддәсе нигезендә, якларның килешүе буенча хезмәткәрне эшкә алганда да, соңыннан да тулы булмаган эш вакыты (тулы булмаган эш көне, тулы булмаган эш атнасы, шул исәптән эш көнен бер өлешкә бүлеп) билгеләнергә мөмкин.

Тулы булмаган эш вакыты, яклар килешүе буенча, чикләнмәгән вакытка да, яклар тарафыннан килештерелгән теләсәнинди срокка да билгеләнергә мөмкин.

Эш бирүче йөкле хатынкыз, 14 яшькә кадәрге, 18 яшькә кадәрге инвалид баласы булган ата-аналарның берсе, шулай ук авыру гаилә әгъзасын тәрбияләүче зат үтенече буенча тулы булмаган эш вакытын билгеләргә тиеш.

Тулы булмаган эш вакыты шартларында эшләгәндә түләү эшләнгән вакытка яки башкарылган эш күләменә пропорциональ рәвештә башкарыла. Тулы булмаган эш вакыты шартларындагы эш ел саен бирелүче түләүле отпускның дәвамлылыгын, хезмәт стажын исәпләүне чикләми.

Хезмәт хокуклары бозылган очракта, хезмәт - кәр хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә контроль-күзәтчелек органы булган Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итә ала.

Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев