Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тыныч холыклы, һәр эштә төгәл

Әйшияз авылында яшәүче Хәлим Рәүпов үзенең 90 яшьлеген каршылады.

Дөресен әйтик, аның турында районыбызда белмәүчеләр сирәктер: ике ел элек газетабызда Рәүповлар гаиләсе турында язган идек.

Сәбәбе – аларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан котлап уздылар.

 Ике ел элек үк бергә гомер итүләренең 65 еллыгын каршы алды алар...

Сүз башым бит ул түгел, гаилә башлыгын район хакимияте исеменнән котлау мизгелләрен чагылдырырга телим. Хәлим абый үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән зат. Җәмәгате Нурания апа да, ул да – тыл хезмәте ветераннары. Инде күпчелегебез киноларда гына күреп тетрәнгән сугыш чоры авырлыкларын да, аннан соңгы кыенлыкларны да үз җилкәсендә татыган ул. Бөек шагыйрьнең: “Элекке коточкыч авырлыкларны тимер үзәкле, үзәге ныклар гына җиңел кичерә”, дигән сүзләре искә төшә. Моны искә алсак, сугыш чорында бар да нык, чыдам булганнар дигән фикер туа. Күз тимәсен үзләренә, Сүбһаналлаһ!

Ә Хәлим абыйга әйләнеп кайтсак, заманында “Игенче”нең алдынгы колхозчысы саналды ул. Тыныч холыклы, һәр эштә төгәл, төпле фикерле, затлы ират алты балага гомер бүләк итте. Бүгенге көндә оныклары, оныкчыклары бик күп аның.

Төпчек улы Илфар тәрбиясендә гомер итүче кадерле әтиәни бүгенге тормыштан бик канәгать. Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин тапшырган бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путин һәм районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов котлаулары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев