Тыныч йокы, өлкәннәр
Илсур Шакиров, Олы Мәңгәр авылы
Бу җыр халыкта юктан гына барлыкка килмәгәндер.
Өлкән буын кешеләренең күпчелеге йоклый алмау, ягъни йокысызлык белән интегә. Йоклый алмау – йокы процессының бозылуы ул. Бу вакытта нерв системасы ял итми, бу халәт бөтен организмга тәэсир итеп, кешедә физик проблемалар, төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Йокысызлыкның төп сәбәбе – югары стресс. Без хәзер шундый заманда яшибез, кибетләрдә ни теләсәң шул бар. Аның киштәләре ялтыравыклы капларга, күз явын алырлык матур савытларга тутырылган, ләкин сыйфаты шикле тәм-томнар җиләк-җимеш, ит, хәләл булмаса да «Хәләл» дип язылган ризыклардан сыгылып тора. Күпме торса да бозылмый торган алмаларга, ите бик аз булып, составына теләсә-нәрсә тутырылган казылыкларга, теплицаларда ясалма шартларда, ашламалар белән колагыннан тартып үстерелгән, матур, ләкин ләззәте булмаган помидор, кыярларга да күнегеп барабыз.
Товар бәһаләренең көн саен артып торуы, хезмәт хакының, пенсияләрнең бер урында таптануы да өлкәннәр психикасына тәэсир итми калмый. Өлкән кешенең организмы ватык машина белән бер. Ул еш «ватыла». Ягъни авырый, аның пенсиясенең күп өлеше сыйфатсыз, кыйммәт даруларга китә. Алда әйтеп кителгән сыйфатсыз ризыклар да аның сәламәтлегенә зур зыян сала.
Кешене стресска китерә торган сәбәпләрнең берсе – эшсезлек, аның финанс хәле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозыла баруы байлар белән ярлылар арасындагы упкынның тирәнәюе. Радио, телевидение, матбугат чаралары түрәләрнең башка сыймаслык байлыкларын, миллиардлап акча үзләштерүләрен күрсәтеп, гади халыкның канына тоз сибеп торалар. Дөньяның тыныч булмавы, Россия белән көнбатыш илләре арасындагы низаглар, санкцияләр, сугыш башлану куркынычы да кешенең нерв системасына тәэсир итми калмый.
Өлкәннәр йокысызлыгына китерә торган тагын бер сәбәп – балалар, оныкларның киләчәге өчен борчылу.
Хәзерге заманда акчаң булмаса балаларыңны укырга кертә, керткәч укыта, укып бетергәч эшкә урнаштыра алмыйсың. Торак мәсьәләсе дә проблема булып кала. Болар өлкәннәр психикасына тәэсир итми калмый. Йокысызлыктан котылу өчен халыкта язылмаган кагыйдәләр дә юк түгел: бер үк вакытта ятарга, торырга гадәтләнү, ятар алдыннан тешләрне чистарту, ванна керә, йокы киемнәрен кию, тыныч йокы теләү, утны сүндерү һ.б. Һәр көнне кабатланып торган бу эшләр баш миенә сигнал җибәреп, йокы җиткәнлеген искәртә.
Гаиләдә тынычлык, йокы алдыннан сине чыгырдан чыгарырга мөмкин булган темаларны кузгалтмау, авыр тойгылар уята торган телетапшыруларны, һәр каналда кеше үтерүне гадәти хәл итеп күрсәтә торган боевиклар, ужастикларны карамау да йокыга уңай тәэсир итә. Тикшеренүләр ятакта яту рәвешенең дә йокыга тәэсирен: капланып, корсакта ятуның зыянлы чалкан яту, бигрәк тә уң як белән ятуның файдалырак икәнен ачыклаганнар.
Медицина өлкәннәр 8 сәгать йокларга тиеш дип саный. Чынбарлыкта йокы вакыты һәр кеше өчен аерым. Берәү гомеренең яртысын, икенче берәү өчтән берен йоклап үткәрә. Ә кайбер кешеләргә түәлеккә берничә сәгать йокы да җитә. Шул ук вакытта тарихта бөтенләй йокламаучылар да билгеле.
Йоклый алмау, төне буе урын-җирдә аунап яту күп кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә яхшы таныш. Кеше йоклый алмавыннан зарлана, врачларга мөрәҗәгать итә, йокы даруларын күпләп куллана, нәтиҗәдә бу сорауларга күнегә. Ә бу даруларны күп куллану организмда үзгәрешләр, авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Үзеңнең йокысызлыгың өчен борчылу, хавалану организмга, йокысызлыкка караганда да зуррак зыян сала. Хроник йокысызлык үз-үзеңә кул салуга да китерергә мөмкин. Йокысызлыктан борчылу нәтиҗәсендә организмның тышкы тәэсирләргә, микробларга каршы торучанлыгын, иммунитетын киметә. Хәзерге пандемия чорында табиблар да коронавирус афәте иммунитеты йомшак кешеләрне, өлкәннәрне сайлый дип аңлаталар.
Йоклый алмыйсыз икән, димәк сез моны үзегезнең баш миенә сеңдергәнсез. Моннан котылу өчен сезгә нервларыгызны тынычландырырга кирәк.
Ә мускуллар киеренкелеге вакытында нерв киеренкелеге дә саклана. «Нерв киеренкелегеннән ничек сакланырга» дигән китабында Америка галиме Дэвид Гарольд Финк мондый киңәш бирә: «Тизрәк йокыга китү өчен эшне мускуллардан башлагыз. Моның өчен бер мендәрне тезләр астына, ике кечерәк мендәрне ике кул астына куегыз. Бу вакытта кул, аякларның киеренкелеге кимер. Киеренкелекне киметү өчен авыз, күзләргә дә мөрәҗәгать итеп, аларга да «команда» бирегез. Үзегез дә сизмәстән йоклап китәрсез».
Йокысызлыктан котылуның иң яхшы чарасы булып бакчада эшләү, йөзү, кышын чаңгыда йөрү, талчыктыра торган авыр физик эш белән шөгыльләнү санала. Күренекле язучы Теодор Драйзер үзенең йокысызлыгын авыр физик эш белән җиңгән. Язучылык белән шөгыльләнә башлаганда йоклый алмау белән интеккән язучы, бу чирдән котылу өчен тимер юлга эшкә кергән. Көне буе авыр чүкеч һәм көрәк белән эшләү нәтиҗәсендә ул, кичке ашны да көтә алмаслык дәрәҗәдә арып, тирән йокыга китә торган булган.
Бик каты арыганда кеше аяк өстендә йөргәндә дә йокларга мөмкин. Мондый очрак минем белән дә булды. Малай вакытымда без авылдагы заготскот малларын, йөк машиналары аз булу сәбәпле, Алат, Усад спиртзаводлары каршындагы терлек симертү хуҗалыкларына, Казан ит комбинатына җәяүләтеп куа идек. Дуңгыз көтүен җәйге эсседә куып булмаганлыктан көндез өерләп куябыз, качмасыннар өчен каравыл торабыз. Кичке салкын төшү белән төне буе куабыз. Җиңеп булмаслык йокы килеп төшә, үзебез дә сизми барган килеш йокыга китәбез. Аяклар чокырга төшеп киткәч уянып, йокыны куу өчен тәннәрне чеметкәләп юлны дәвам итә идек.
Йокысызлыктан интегүчеләргә галимнәр берничә киңәш бирә:
– Йоклый алмый азапланып ятасыз икән, сикереп торыгыз, йокы килеп төшкәнче телевизор карагыз, укыгыз яки берәр кул эше белән шөгыльләнегез.
– Организмны физик күнегүләр, авыр физик эш белән арытыгыз.
Әле берәүнең дә йокысызлыктан үлгәне юк. Йокламауга караганда, йокысызлык турында борчылу, хафалану организмга күбрәк зыян китерә.
Автордан киңәш
Артыгын хафаланмыйча, мәкаләдә күрсәтелгән киңәшләрне тотыгыз, йоклар алдыннан саф һавада булырга оныта күрмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев