Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырышлыгы нәтиҗәсе – укучылары

Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз: бишектән алып ләхеткә кадәр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул. Йә булмаса, гыйлемне өйрәтүче кеше бул, – ди.
Дөнья гыйлеме белән беррәттән дини белемне өйрәнү – Аллаһ Тәгалә каршында безнең бурычыбыз.
Укытучылар Аллаһның җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә җиткерәләр. Безнең остазыбыз Люция абыс­тай шуларның берсе. Бәрәскә авылы халкы бәхетеннән, Люция абыстай белән Әдһәм хәзрәт, лаеклы ялга чыккач, туган авылларына яшәргә кайттылар. Икесе дә мәдрәсә бетергән мөгаллимнәр гыйлем бирүне мәктәп балаларыннан башладылар. Люция абыстайның өенә килеп укыдылар беренче шәкертләре. Диния нәзарәтенә барып рөхсәт алгач, балалар мәчеттә укый башладылар. Люция абыстай балаларга гәрап әлифбасын өйрәтү белән бергә хәрамның хәрам икәнен, нәрсәнең хәләл икәнен дә аңлата. Үзенең тәвәкәллеге, балаларны яратуы, аларга яхшы мөгаләмәсе белән Аллаһ сүзен кечкенәләргә җиткерә башлады. Таләпчән, ихлас күңелле остазларын балалар да яраттылар. Үзләре белән бергә мәчеткә классташларын, ә аннан соң әниләрен, әбиләрен алып килделәр. Люция апай күп кешенең өйләренә йөреп мәчеткә укырга чакырды. Без, өлкәннәр дә шулай укып киттек. Әй, ул укыган елларның рәхәтлеге! Ул кулга беренче Коръән тоту, беренче намазга басулар – аны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Пәйгамбәрләр тормышы мисалында күңелдә явызлык, көнчелек, хөсетлек кебек сыйфатларны булдырмау, булсалар да алардан арынырга тиешлекне аңлатты. Люция абыстай хаҗия дә. Ул 3 тапкыр Хаҗ гамәлен кылган остаз. Анда күргәннәрен кичергән хисләрен, сәламәтлеге булган һәр мөселман Хаҗ кылып, сабый бала хәленә кайтуын ул кабат-кабат сөйләде.
Мәчеттә Коръән сүрәләрен, сүрәләрне яттан сөйләү, дин тарихы буенча бәйгеләр үткәреп, җиңүчеләргә бүләкләр әзерләүне дә үзе оештырды остазыбыз.
Рамазан аенда шәкертләр белән авыз ачу мәҗлесләре дә үткәрелде. Ел саен колхоз автобусы белән шәкертләрне Казан мәчетләренә экскурсиягә алып баруны оештыра.
Аның тырышлыгының нәтиҗәсе – укучылары. Люция абыстай шәкертләре, аның белән киңәшләшеп, Коръән ашларында, соңгы юлга озатканда барлык дини йолаларны үзләре башкаралар хәзер. Бәрәскә авылы зур, шуңа күрә абыстай һәр шәкертне мәет юу йолаларына да, аш мәҗлесләрендә Коръән укуны тәҗвид кагыйдәсе буенча башкаруны да өйрәтте. Люция остазыбызның тавышы бик матур. Ул мөнәҗәтләрне сокландыргыч итеп әйтә, Коръәнне күздән яшьләр килерлек итеп укый.
1 ноябрьдә яраткан абыс­таебызга 80 яшь тула. Булдыклы, эшчән, үз сүзен туры итеп әйтә торган остазыбыз бик сөйкемле ханым. Барлык шәкертләре аңа олы рәхмәтебезне әйтеп сә­ламәтлек телибез. Әдһәм хәз­рәт белән озак еллар безнең авылыбызның хөрмәтле кешеләре булып тигез яшәгез. Сез өйрәткәнчә калган гомеребезне матур итеп Аллаһ Раббыбыз кушканча изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп булсын.
Күпсанлы шәкертләре исе­мен­нән Фәридә Гайнетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев