Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төзелеш өлкәсенә дә куркыныч тудыра

Коррупция темасы бүгенге көндә дә актуаль. Коррупция ул – ниндидер феномен. Аның кайдан килеп чыгу юлларын билгеләү бик кыен.

Әтнә муниципаль районы территориясендә түбәндәге торак программалары эшли:

- социаль ипотека;

-авыл территорияләрен комплекслы үстерү;

- 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту.

Алда санап үтелгән барлык программалар да төзелеш өлкәсендә коррупция куркынычына дучар булырга мөмкин. Коррупция куркынычы торак урыны алу өчен документлар бирү стадиясеннән башлап, югарыда күрсәтелгән программалар буенча торак урынга теркәү документларын алу стадиясенә кадәр барлыкка килергә мөмкин.

Мондый хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге Әтнә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе белән берлектә югарыда күрсәтелгән программалар буенча гражданнарны торак урыннары алу буенча исәпкә куюны даими контрольдә тота.  

Әлеге эшне тәэмин итү өчен түбәндәгеләр кулланыла: 

- электрон тармакара хезмәттәшлек аша соратып алу үткәрү;

- электрон тармакара багланышлар аша кергән мәгълүматны тикшерү;

- югарыда күрсәтелгән програм малар буенча гражданнарның торак урыннары бирү өчен документларның тулы пакетын анализлау;

- төзелгән торак бина яки төзелгән урынга чыгып китү (чыгуларны тормышка ашырганда төзелеш өлкә сендә күзәт челек өлкәсендәге белгечләрнең ярдәме кулланыла);

- Әтнә районының торак мәсьәләләре буенча оештырылган иҗтимагый комиссиясендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую турында күрсәтмә чыгарып материалларны карау яки учетка куюдан баш тарту турында Карар кабул ителә.

Фото: Марат Шайдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев