Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уңайлы ысул

Олы Әтнә мәчетендә авыл имамнарының чираттагы җыелышы узды.

Ул муллалар катнашында гына узса да, аның эшендә район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Рафис Фатыхов та катнашу, җыелышның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклый. Төп проблема зиратлар торышы белән бәйле булды.

Сер түгел, мулла зират җыештырырга өмәгә чакырып авыл буйлап каткат йөри торгач, киләләр үзе. Кайсыдыр авылда хәйран ук кеше җыелса, күпчелектә бик аз кеше катнаша. Нәтиҗәсе дәәллә ни куанырлык булмый. Шуңа күрә авыл имамнарының бер өлеше зират җыештыруда өмә оештыру юлыннан китеп, ниндидер бер бригада туплап эшләтүне алга сөрде. Тик проблема – кайдан табырга соң ул бригаданы? Әле өстәвенә сыйфатлы итеп эшләүләре кирәк. Ә менә Олы Әтнәдә моның юлын тапканнар. Бу хакта газетабызның киләсе саннарында язарбыз әле. Кыскача эчтәлеген генә күрсәтеп узарга телим. Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе әйтүенчә, барысы да закон нигезендә башкарыла: үзмәшгуль ир-атлардан торган бригада яллаганнар биредә. Зират кына да түгел, башка нинди эш бар, кушып эшләтәләр, күләменә карап түлиләр. Бик уңай ысулга охшаган бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев