Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ун тәүлеккә озатылган

Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1-11 апрель көннәрендә юлларда барлыгы 44 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

11 йөртүчегә иминият полисы булмаганга, 5 йөртүчегә – номерлары пычрак булу сәбәпле, 7 йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмый йөргән өчен административ протоколлар төзелгән. Кагыйдә бозучылар арасында юлны дөрес урыннан чыкмаган өч җәяүле дә бар. Берәү спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен тоткарланган. Тагын берәү йөртү таныклыгы булмаган хәлдә руль артына утырган – аңа да штраф яный. Ә инде руль артына йөртү хокукы бирүче таныклыгы  булмаган килеш, җитмәсә, спиртлы эчемлекләр кулланып утырган йөртүчегә 10 тәүлеккә “арест” билгеләнгән.
“Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны киметмик”, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X