Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Унөч яшьтән кечерәк балалар өчен аерым инстаграм ясыйлар

Хәзерге вакытта инстаграм челтәрендә теркәлү өчен кулланучы 13 яшьтән олырак булырга тиеш.

Дөньяда иң зур социаль челтәрләрнең берсе булган Facebook фотолар алмашу өчен ясалган инстаграм сервисының яңа версиясен ясарга җыена. Ул 13 яшьтән кечерәк балалар өчен булачак. Бу турыда Блумберг басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Без инстаграм челтәренә яңа система кертергә уйлыйбыз. Аны әти-әниләр контрольдә тота алачак. Балалар дуслары белән аралаша, яңа мавыгулар, кызыксынулар таба алачак», — дигән Facebook вәкиле Джо Осборн.

Facebook челтәренең үзендә дә шундый системасы, ул Messenger Kids дип атала. Бу төп кушымтаның версиясе, анда хәбәрләр язышырга була, ул яшүсмерләр өчен тәкъдим ителә. Анда да әти-әниләр контрольдә тоту функциясе бар.

Инстаграм өчен кагыйдәләрдә яшь буенча чикләүләр бар — биредә кулланучы 13 яшьтән олырак булырга тиеш.

Facebook социаль челтәренә Марк Цукерберг 2004 елның февралендә нигез сала. Аның штаб-фатиры Калифорния штатында Менло-Паркта урнашкан. Facebook оешмасына Messenger, WhatsApp һәм Instagram сервислары керә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/19-03-2021/un-ch-yasht-n-kecher-k-balalar-chen-aerym-instagram-yasyylar-5813790

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев