Урак өсте йоласын башкардылар
Август урак ура торган чор.
Эссе көннәр дип тормадылар, 7 август көнне Күлле - Киме мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Күлле - Киме авылы китапханәчесе өлкән апалар, яшьләр белән басуга чыгып урак уру, көлтә бәйләү күренеше белән таныштылар. Эш тәртибен өлкәннәр белсә дә, яшь буынга бу ят эш. Өлкәннәр игенне урак белән уру, көлтә бәйләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Өлкәннәр дә, яшьләр дә игеннәр мул, илләр тыныч булсын дигән теләк белән өйләренә таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев