Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ут – дус та, дошман да

2022 елның 5 гыйнварында Төбәк-Чокырча авылы Луговая урамы 21 йортта утын ягып җылытыла торган тимер ягулык миче шартлады.

Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә 5 кеше, дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз зыян күрде, алар Арча үзәк район больницасына китерелде.

Әлеге адрес буенча берәү дә яшәмәгән, йорт хуҗасы 2021 елның язында үлгән. Җылыту системасындагы су каткан булган. Йорт хуҗасының улы әлеге җылыту системасын эретергә карар итә һәм мичкә ягып җибәрә. Бу вакытта аның иптәшләре дә җыела. Бераздан шартлау була. Фаҗиганең иң ихтимал сәбәбе – ягулык мичендә җылылык китерүченең (су) циркуляциясе булмау, кайнау барлыкка килә, басым күтәрелә, ә ул ягулык мичен шартлатуга китергән.

Йортларда җылыту системасының куркынычсыз эшләве өчен, әлеге системаны төзек хәлдә тотарга кирәк, җылылык китерүче (су) тиешле күләмдә булырга тиеш, җылылык китерүченең циркуляциясе җитәрлек булырга тиеш, җылылык китерүче кайнамаска һәм басымы рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән артмаска тиеш. Әлеге кагыйдәләрне бозу система бозылуга, шул исәптән ягулык миче шартлауга да китерергә мөмкин. Шулай ук җылыту мичләренең һәм төтен чыгу юлларының төзеклеген, янгынга каршы бүлемнәрнең һәм чигенүләрнең туры килүен күзәтеп торырга кирәк. Тиз янып китүчән сыеклык белән мичләрне ягу рөхсәт ителми, шулай ук янган мичләрне караучысыз калдыру һәм аларны күзәтүне балаларга йөкләү рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев