Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Узган ел истә калдымы?

Шушы сорау белән райондашларга мөрәҗәгать иттек.

Гомумән район буенча алсак, нык истә калды 2021 ел: барыннан да бигрәк “QRкод” белән. Монда кемнедер гаепләргә ашыкмагыз, әлеге популяр булмаган чара нәтиҗәсендә авыруны азмы-күпме авызлыклау мөмкин булды.

Үгез елы шатлык-куанычларга да бай булды. Иң мөһиме якыннарыбыз исән-сау, янәшәбездә булудыр.

Аерым райондашлар фикере дә игътибарга лаек.

Алинә Хәбибуллина, даруханә хезмәткәре:

– Узган елны кадерле әбиемне югалттым. Нык борчылдым. Ә күңеллесен төгәл генә искә дә алып булмый. Анысы – үземә җиңел машина алу белән бәйледер, мөгаен.

Фирая Бонева, Олы Әтнә авылы:

– Ялгыз, өлкән кешегә узганны күңеллекүңелсез дип аеру дөрес түгелдер ул. Шуңа күрә, ел бик уңай узды дию дөресрәк булыр. Элек күбрәк рус милләтле ватандашлар арасында яшәдем. Хәзер бирегә, үзебезнең Әтнәгә кайттым. Аллаһ юлында булуыма, дин тотуыма нык куанам. Йорт-җиремне матур тотарга тырышам, яз җитүгә чәчәкләр утыртам.

Илназ Шиһапов, Олы Әтнә:

– Шәхси планда зур уңышым шул – җырларым язылган альбом чыгардым. Ниндидер тискәре күренешләр дип аерып атасым килми. Кыскасы, узган ел начар булмады.

Тәгъзимә Вәлитова, Олы Әтнә авылы:

– Тормыштан һич зарлана алмыйм. Яман чирләр дә үтеп китәр, тормыштагы кыенлыкларны бергә булуыбыз, бердәм булуыбыз җиңәргә булыша. Язмыш тез астыңа сукса, якасына ябыш, ди шагыйрь. Нәкъ шундый итеп яши безнең Әтнә халкы. Авырлыкларга бирешми, зарланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев