Ваемсыз ана җәзаны махсус төзәтү үзәгендә үтәячәк
Элек балигъ булмаган баланы карау өчен алимент түләмәүдә гаепле дип табылган ваемсыз ана җәзаны махсус төзәтү үзәгендә үтәячәк.
Элегрәк суд карары белән аңа төзәтү эшләре билгеләнгән иде, хөкем ителгән хатын аларны үтәүдән баш тарткан. Прокурор нәтиҗәсе буенча, җинаять-башкару инспекциясенең тәкъдимен караган суд аларның бер өлешен мәҗбүри эшләргә алмаштыруны, хезмәт хакыннан дәүләт кеременә 10% тотуны караган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев