Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вак бәлеш

Райлә Миннибаева

Камыр өчен кирәк:
1 литр сыекча (яртысына – сөт, яртысына – су);
2 тавык йомыркасы;
1 аш кашыгы тоз;
100 грамм люкс чүпрәсе һәм он кирәк булачак.
Санап кителгән әй­бер­ләрне салып, камыр басабыз. Аннары камырны басып бетергәнче, ярты стакан симәнке мае салып, яңадан басабыз.
Эчлек өчен:
Ярты килограмм тартылган ит;
4 суган;
ярты килограмм бавыр;
Ит, суган һәм бавырны бергә иттаркыч аша чыгарабыз.
Әзер фаршка аз гына су салып, суы беткәнче пешерәбез. Эчлекне суытабыз.
Аңа 1 стакан бүртте­релгән дөге салабыз.
Камырны кисәкләргә бүлеп, эчлек салып вак бәлеш ясыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев