Венера Аитова: «21 гасырда 70 яшьтә дә бала табу проблема түгел!»

Журналист үз сәхифәсендә кияүгә чыкмаган кызларга бирелә торган тәрбиясез сораулар турында язган.
«Татарстан -яңа гасыр» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруының элеккеге алып баручысы Венера Аитова кияүгә чыкмаган кызларны «бәхетле булырга беркайчан да соң түгел» дип тынычландырган.
«Акыллы, чибәр, тәртипле, булдыклы, бар нәрсәсе булган кызлар ник аеруча тәнкыйтькә дучар була икән ул? Тәнкыйтьне «утырып калмас өчен акыллы киңәшләр» дигән сүз белән дә алыштырырга була. Яше барган саен ни өчен кызлар (аеруча якыннарыннан) «сорамаса ярар иде» дип борчылып йөрергә тиеш?..
Беренчедән, кызлар, тынычландырасым килә.
«Кайчан кияүгә чыгасың?» соравы кияүгә чыгуга ук «кайчан бәби алып кайтасың?», аннары «икенчесенә сузмагыз инде» кебек тәрбиясез (ә тәрбияле кеше бу сорауларны бирә алмый) репликаларга трансформацияләнә!
Гадәттә әлеге сорауларны сөйләшер сүзе булмаган, киләчәгең өчен борчылып та карамаган адәм бирергә мөмкин. Еллар буе баласыз тилмергән, бу сорауларга беренче сүзеннән үк кычкырып еларлык дәрәҗәгә җиткән танышларым аз булмады. Бу инде замана проблемасы (экология һ.б.һ.б.)
Миңа «48 яшьтәгеләргә нинди киңәш бирерсез?» дип язган бер мөлаем туташ.
Мин, әлбәттә, психолог та, эксперт та түгел, кызлар, тик әгәр дә 48 яшьтә кияүгә чыгып балалар табасы килә икән, мин - бәхетле булырга беркайчан да соң түгел дип саныйм! 21 гасырда белүегезчә җитмештә дә проблема түгел! Ә 50 яшьтә бигрәк тә!
Хатын-кызлар консультациясендә табибә «мин баланы соң табучы, кесарево буладыр бит?» дигәч, «балакаем, миндә дүрт 50 яшьлек йөкле әниләр, син син соң табучы булгач, алар кем? Үзең табасың!», диде. Таптым да!
Өстәп, «хатын-кыз йөкле булып карт булалмый!» — диде ул!
Яшьләр арасында бик авыр табучылар, соң табучылар арасында бик җиңел табучылар күп, иң мөһиме күңел халәте. Һәм синең янәшәңдә үзеңә ышанычны арттыручылар, алар белән яшеңне онытучылар булу — менә нәрсә мөһим», — дип язган Венера Аитова.
Инстачылар арасында журналист фикерен хуплаучылар да бар, килешеп бетмәүчеләр дә үз фикерен язган:
«Миңа бер туганым «синең поездың киткән инде диде»;
«40-50 яшьтә тапкан баланы пенсия акчасы белән ничек кеше итәргә? Һәр нәрсәнең үз вакыты»;
«Кайбер кешеләр бөтенләй бала теләми. Алар үзләренчә бәхетле»;
«Тагын малай, тагын кыз дигән сораулары җен ачуны чыгара»;
«Соң түгел! Хак сүзләр»;
«Хатын-кыз һәрвакытта да күңеле белән яшь кала минемчә, безнең әни дүртенче баласы — төпчеген 48 яшьтә тапты…90 яшькә хәтле яшәде, ничә яшьтә, ничә бала табу, шәхсән һәр кешнең үз эше… Кысылып утырганнарның бүтән эшләре юктыр».
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 18:00“Атнинский оконный завод” “Атнинский оконный завод” районыбызның барлык гүзәл затларын язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.5300
-
8 март 2021 - 17:00Район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы котлый Ихтирам белән район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы4500
-
8 март 2021 - 16:00Ирек Мөхәммәтшин котлый Ирек Мөхәммәтшин, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе7000
-
8 март 2021 - 15:00Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре котлый Ихтирам белән Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре4500
-
8 март 2021 - 14:00Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе котлый Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе4700
-
8 март 2021 - 13:00Руслан Фәйзрахманов котлый Руслан Фәйзрахманов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе7100
-
8 март 2021 - 12:00Айнур Ямалмев хатын-кызларны котлады ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хатын-кызларны, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.3700
-
8 март 2021 - 11:00Ленур Зәйнуллин котлый Ленур Зәйнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры6700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6500
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4300
-
9 март 2021 - 09:25"Татар кызы 2021" - кызларны котлыйбыз!Казанда Республикакүләм «Татар кызы - 2021» бәйгесенең финалы үтте.1400
-
7 март 2021 - 14:06Кызлар волейбол уйнадылар Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан төрле оешмаларда эшләүче кызлар волейбол уйнадылар.14401
-
7 март 2021 - 19:50Томат үсентесе бик озын һәм тамырлы булмасын өчен нәрсә эшләргә Помидор үсентеләрен үстерүчеләр яхшы белә, еш кына аның үсентесе юка һәм озын була.13800
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.13400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика