Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру 2023 елда 27 яше тулган гражданнарга кагылмаячак

Россия саклану министры урынбасары Николай Панков армиягә чакыру яшен арттырганнан соң хәрби хезмәткә чакыру тәртибен аңлатты.

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм 2023 елда 27 яше тулган гражданнар запаска җибәреләчәк. 2024 елда хәрби хезмәткә чакыру аларга кагылмаячак, дип искәртте ул. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Тагын бер тапкыр искәртәсем килә – быелның 31 декабренә кадәр запаска җибәрелүчеләрнең берсе дә хәрби хезмәткә чакырылмаячак», - диде ул.

Элегрәк Дәүләт Думасы хәрби хезмәткә чакыру яшенең 18 яшьтән 30 яшькә кадәр киңәйтелүен раслады. Шул ук вакытта, закон проектының баштагы версиясе хәрби хезмәткә чакыру яшенең түбән чиген хәзерге 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттыруны күздә тоткан иде.

Бүген закон проектын Федерация Советы да хуплады. Парламентның югары палатасы спикеры Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакыру яшенең чик яшен арттырганнан соң армиягә баруны кичектерүгә бәйле вазгыять үзгәрмәячәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев