Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәген искәрттеләр

Язгы чакырылыш вакытында армиягә чакырылучылар Россия Кораллы көчләренең яңа төбәкләрдәге бүлекчәләр дислокациясе пунктларына яки махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин хәбәр итте.

Россия Кораллы көчләре Генераль штабында хәрби хезмәткә алынучыларны махсус хәрби операция зонасына җибәрмәүләре турында белдерделәр. Чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрешсез кала. Элеккеге кебек үк, ул бер ел тәшкил итә. Армия сафларына яңа килүчеләр махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев