Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәткәрләргә аванс түләү кагыйдәләре үзгәргән

Эш бирүчеләр гыйнвар ае өчен аванс түли башлады. Күп кенә хезмәткәрләр акчаның алдагы еллардагыга караганда азрак булуын күреп гаҗәпсенгәндер, мөгаен.

Чынында 1 гыйнвардан НДФЛ түләү кагыйдәләре үзгәргән. Асылда бу оешмага кагылышлы булып, хисапчыларга эш өстәүче техник мәсьәлә генә. Хезмәткәр үзенә тиешлесен барыбер алачак. Хезмәт хакының гомуми күләме үзгәрми, ягъни.

Адвокат Ирина Калинина “Российская газета” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, хәзер, закон нигезендә, эш бирүче аванстан да, хезмәт хакыннан да керемнән салым тотып калырга тиеш. Иске кагыйдәләр буенча айга бер тапкыр гына салым тотып калганнар.

Хәзер исә акча түләгән көнне үк салым тотып калына. Шулай итеп, НДФЛ икегә бүлеп түләнелә. Әмма хезмәткәрнең эш хакы үзгәрешсез кала. Аерманы ул киләсе түләүдә үк алып бетерәчәк.
Белгеч әйтүенчә, аванс күләме кечкенә булган оешмаларда, хезмәткәрләр уңайсызлык кичермәсен өчен, аванс күләмен арттырырга мөмкиннәр.

Чыганак: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/xezmatkarlarga-avans-tulau-kagyidalare-uzgargan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев