Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә кафелар төнге 3кә кадәр эшләячәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, җәмәгать туклануы нокталарының эшләү вакытына карата чикләүләр йомшарса да, алар клиентларны QR-код белән генә үткәрергә тиешләр.

Җәмәгать туклануы нокталарына төнге сәгать 1гә кадәр эшләү рөхсәт ителде, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә төнге 3кә кадәр эшләү мөмкин. Кафе-ресторан хезмәткәрләре барысы да прививка ясаткан булырга тиеш. Өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 ераклыкта урнаштыру зарур.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/21-12-2021/ya-a-el-b-yr-mn-rend-kafelarga-qr-kod-bel-n-gen-kert-l-r-5845622

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев