Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел хыялларны тормышка ашырсын

Бүген 2022 елның икенче санын кулыгызга аласыз.

Газетаның беренче санын укып өлгергән булсагыз, Аллаһка шөкер, үзара элемтәләр өзелмәгән, дуслыгыбыз дәвам итә. Районыбыз яңалыклары белән танышып яшисез, бернәрсәгә дә битараф түгелсез.

Әгәр “Әтнә таңы” газетасын беренче тапкыр язылып, аны тәүге тапкыр кулыгызга алып укыйсыз икән, киләчәктә дә бездән аерылмассыз, якын дустыбыз булып калырсыз дип өметләнәбез. Ни генә дисәк тә, адәм баласын өмет яшәтә.

Соңгы берничә елда тормышыбызны баш-аягы белән үзгәрткән коронавирус чире, бик күп чикләүләр куйды. Хәтта аралашуларны чикләде. Тик нинди генә авырлыклар булса да, һәрвакыт безнең белән бергә калган газета укучыларыбызга бүген чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Язылу чорында гозерләребезне аяк астына салып таптамаган җитәкчеләргә, күмәк хуҗалык җитәкчеләренә олуг рәхмәтләребезне әйтәбез. Язылу чорында безнең белән бергә булган почтальоннарыбызга да рәхмәтләребез чиксез. Соңгы елларда почта хезмәте дә зур сынаулар кичерә. Шулай булса да, авыл кешесе өчен почтальон көтеп алган кунак кебек.

 Ә без, алга таба да газетабызны бергәләп чыгарырбыз дип ышанабыз.

Моңа кадәр бер-беребезнең фикерләре белән уртаклашып эшләдек. Киләчәктә дә шатлык-куанычларыгыз, гозерләрегез, яңалыкларыгыз булса шалтыратыгыз. Без сезне һәрвакыт тыңлыйбыз. Борчыган мәсьәләләрне бергәләп чишәргә тырышырбыз.

Безнең дә газетабызны кызыклы итәсе килә. Моның өчен берничә яңа проектларыбыз да бар. Хәер, газетаның беренче санын кулыгызга алуга, сез моны аңлагансыздадыр инде. Социаль челтәрләрдә дә актив эшләргә тырышабыз. Сезнең белән бергә кызыклы бәйгеләр үткәрүне дәвам итәргә уйлыйбыз. Моның өчен сезнең активлык кирәк, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Яңа елны матур уй-теләкләр белән башлыйк әле. Тыныч ел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев