Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел теләкләре

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Тарихларга кереп кала үткән ел...

Бәрәкәтле булса иде көткән ел!

Яңа елга телим сезгә теләкләр:

Икмәк белән тулы булсын келәтләр.

Үлем-җитем, бәла-каза аз булсын,

Шат балалар илебездә күп тусын.

Һәрбер бала туган телен яратсын,

Ил күгендә тыныч булып таң атсын.

Җиңеп чыгыйк вирус кебек чирләрне,

Дуслык җебе тоташтырсын илләрне.

Өлкән буын һәрчак булсын хөрмәтле,

Яшь буын да сөйсә иде хезмәтне Дәүләт,

кеше бер-берләрен аңласын,

Ятим, мохтаҗ игътибарсыз калмасын.

Бердәмлектә үтсен һәрчак көнебез –

Бердәм булсак юлбарыстай көчле без.

Әтнә ягы – милләтебез бишеге,

Көчле итеп үстерә күп кешене:

Һөнәр ала, хезмәт сөя – мактала,

Ныклы итеп киләчәккә юл яра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен Этнэ ягы боек Тукайны биргэн.Ул берэу генэ.Тик Фэрхэт кебек талантлар да безгэ бик тэ кирэк.Кубрэк языйк эле шигырь,кубрэк жырлар ижат итик шуларга.Кутэрик эле Этнэбезнен данын. Шигырь бик куркэм килеп чыккан бит!!!