Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елда Татарстанда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме икеләтә арткан

Штрафлар республикада 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр игълан ителгән махсус янгынга каршы режим вакытында арткан.

Яңа елда ТРда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме икеләтә арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Ул искә төшергәнчә, 2021 елның 20 декабреннән 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта, бигрәк тә рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверклар җибәргән өчен.

«Республика халкы өчен штраф күләме 4 мең сумга кадәр артты. Вазыйфаи затлар өчен-30 мең сумга кадәр. Юридик затларга хәзер 400 мең сумга кадәр штраф яный ала", - дип ачыклык кертте ведомство башлыгы.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/incident/29-12-2020/vdvoe-vyrosli-razmery-shtrafov-za-narusheniya-pozharnoy-bezopasnosti-v-novyy-god-v-rt-5796109

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев