Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңгыр-җил дә куркытмады егетләрне

Олы Мәңгәрнең футбол стадионында узган футбол ярышлары турында сүзем.

Көннең салкынлыгын си­зәрлек булган микән әле? Бәйге бик киеренке шартларда барды. «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы призына узган ярышларда шушы җирлек егетләреннән торган командалар көч сынашты. Берничә елдан бирле җәйге футбол сезонын ябу кысаларында оештырылып килгән ярыш җирлек өчен матур традициягә әйләнеп китте. Оештыручы егетләрнең тырышлыгы инде бу. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин, спорт мәктәбе директоры Бакир Галиев башлап йөрүчеләре мондый чараларның. Ә спорт сөюче егетләр һәрвакыт әзер мондый ярышларга. Шулай булмыйни, җәй буе стадионда командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар бит алар.
«Мәңгәр» күмәк ху­җа­лы­­гында спортка караш исә элек-электән билгеле. Көрәш, футбол, волейбол бәй­ге­ләрен хуҗалыкның матди яр­дәменнән башка күз алдына да ки­тереп булмый.
Кыскасы, җиңүче командаларга бүләкләр дә, стадион янында гына зур казанда пешкән пылау да күмәк хуҗалыкның спортчылар­га бүләге булды.
Ярыш спорт мәктәбенең футбол тү­гә­рәге Таһир Вәлиуллин хө­кем­дарлыгында узды. Нәтиҗәдә, Югарыочлар кубокны быел да берәүгә дә бирмәде.  Икенче урында — үзәк, өченче урында — Түбәноч командалары калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев