Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыздан - "Сәфәр"

Альберт Шакиров исеме райондашларга яхшы таныш.

Халкыбыз тарихын тирәнтен өйрәнеп телевидение аша безне таныштырып бара ул, әле аңарчы ук төрле телетапшыруларда эшләргә өлгерә. Мәктәптә укыганда ук һәрдаим яңалыкка омтылучан егет КДУда белем ала, сәясәт белгече булып китә. Талантлы кеше бер өлкәдә генә балкымый бит ул...

Шушы көннәрдә авторы ул булган "Сәфәр" спектаклен карап хозурландым. Шәхсән фикерем - минемчә. тәрбияви мәгънәгә ия, шул ук вакытта сәясәткә кагылышлы - татар халкын бердәмлеккә өнди торган әсәр ул. Кемгә ничектер, миңа нык ошады, аеруча финал өлеше күңелгә якын булды.

Куанычлы хәл - кайда да булдыра безнекеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев