Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яктылык кайтаргыч элементлар булсын

22-28 февраль көннәрендә район юлларында барлыгы 45 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта Эчке эшләр бү­легенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә. Шулар арасыннан ике йөртүче руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен җаваплылыкка тартылган, аларга мең ярым штраф яный. Өч йөртүченең иминият полисының вакыты чыккан, бишесе – куркынычсызлык каешын такмаган, алтысы – юл билгесенә туктамаган, бишесенең – номерлары пычрак. Юл һәлакәте урынын ташлап киткән  йөртүче суд карары нигезендә бер елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шул ук вакытта 5 вак юл һәлакәте теркәлгән.
– Яктылык кайтаргыч элементлар турында онытмагыз, – дип кабат искә төшерә Айнур Ямалиев. – Бу үзегезнең дә, шулай ук тирә-яктагыларның да куркынычсызлыгын тәэмин итәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев