Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якын кешең үлгәч, аның пенсиясен яки картада калган хезмәт хакын ничек алырга?

Банк картасында калган акчаларны кеше үлгәнче аның белән бергә яшәгән кешеләр ала.

Мәрхүм кеше агымдагы айда түләнгән пенсиясен алмый калса, аны ире, хатыны, оныклары, балалары ала ала. Бу мирас исәбенә керми, ул пенсионерның соңгы көннәренә кадәр аның белән бергә яшәгән туганнарына бирелә. Бу акчаны алу өчен туганны җирләгәч алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр пенсиягә берничә кеше дәгъва кылса, ул тигез итеп бүленә. 

Мәрхүмнең якын туганнары булмаса, ярты ел узгач, пенсия гомуми нигездә мирас итеп бирелә.

Пенсионерның калган пенсиясен алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәләр. Моның өчен гариза язарга, паспорт, үлем турында белешмә, җирле үзидарәдән документлар, туганлыкны раслый торган белешмәләр тупларга кирәк.

Эшли торган кеше үлеп китсә, аның хезмәт хакы килә торган банк картасындагы акчаны мәрхүм белән бергә яшәгән гаилә әгъзалары, ире, хатыны, анасы, атасы, балалары ала ала.

Моның өчен үлем турында белешмә, үзеңнең паспортыңны, туганлыкны һәм бергә яшәгәнне раслау өчен яши торган урыннан белешмә җыеп, банкка мөрәҗәгать итәсе. Моны дүрт ай эчендә эшләргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/20-02-2021/yakyn-keshe-lg-ch-any-pensiyasen-yaki-kartada-kalgan-hezm-t-hakyn-nichek-alyrga-5807599

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев