Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялган банкир һәм полицейский Казан кешесенең 900 мең акчасын урлаган

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Ялган банкир һәм полиция хезмәткәре Казан кешесенең акчаларын саклап калырга вәгъдә итеп, аның 900 мең сумын урлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Казанда яшәүче 35 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул күптән түгел үзенә билгесез кешенең шалтыратуын һәм банк хезмәткәре дип таныштыруын сөйли. Шалтыраткан кеше ир-атның кемгә дә булса 8 мең акча күчерү-күчермәвен сораша. Тискәре җавап алгач, банк хезмәткәре шалтыратуны кол-үзәкнең башка хезмәткәренә күчерә.

Ир-атка аның счетыннан аферистларның акча урларга маташканын аңлаталар. Ә бу мәгълүматны хокук сакчыларына тапшырачакбыз, дип ышандырганнар.

Күпмедер вакыттан соң, янәсе, полиция хезмәткәре ир-ат белән элемтәгә керә. Тәртип сакчысы мошенниклык турындагы эшне тикшерәчәкләрен һәм тиздән ир-ат белән янәдән банк хезмәткәре элемтәгә керәчәген хәбәр итә. Полицейский банкир инструкцияләре буенча төгәл эш итәргә һәм бу хәл турында берәүгә дә әйтмәскә кирәк, дип җавап бирә.

Шуннан соң янә банктан шалтыратып, резерв счетына 300 мең күчерергә, ә аннан соң бөтенләй кредит алырга киңәш итәләр. Казанда яшәүче ир-ат 600 мең сум бурыч рәсмиләштергән һәм шулай ук әлеге акчаларны күрсәтелгән реквизитларга күчергән.

Әлеге операцияләрне башкарганнан соң, шалтыраткан кеше зыян күргән ир-атның акчалары иминлектә дип ышандыра. Икенче көнне ир-ат белән элемтәгә кереп, акчаны кире кайтару өчен балык документларны тапшырачаклар дип әйтә. Әмма ир-атка беркем дә шалтыратмый, шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/27-11-2020/yalgan-bankir-m-politseyskiy-kazan-keshesene-900-me-akchasyn-urlagan-5788675

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X