Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгын чыгу куркынычы арта

Эссе һәм җилле һава шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә тырышыгыз.

Җәйге чорда тотрыклы эссе һәм җилле һава шартларында ел саен янгыннар, янгыннарда һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләрнең саны арта бара. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла. Фаҗигаләргә юл куймау максатыннан, янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:

– сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташламагыз;

– биналар һәм корылмалар янында, шулай ук урманпарк зоналарында учаклар якмагыз;

– урамда шешәләр, пыялаларны ташлап калдырмагыз, кояш астында алар линзага әйләнеп, кояш нурларын үзләрендә үлән янып киткәнчегә кадәр туплыйлар;

– ризык әзерләү өчен мангаллар һәм башка җайланмалар кулланмагыз;

– бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре белән сеңдерелгән материалларны калдырмагыз;

– пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмагыз;

– балаларның ут белән шаяруына катгый чик куегыз.

Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозу һәм аларның нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла.

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев