Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгынга каршы махсус режим

Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Ел саен апрель-май айлары янгын куркынычы зур булган айлар булып тора. Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның 26 апреленнән 16 маена кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу, чүп-чарны, үләнне, шул исәптән контейнерларда да яндыру, шулай ук ачык утта азык әзерләү тыела. Чүп яндыру юлы белән түгел, ә чүп контейнерларына түгү юлы белән юк ителергә тиеш. Шулай ук участокларда, кырларда, йортлар янында һәм ачык территориядә коры үләнне яндыру, билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән төпчекләрне калдыру катгый тыела. Моннан тыш, учак кабызырга һәм пиротехника кулланырга ярамый. Балаларны күзәтеп, карап торырга, аларга ут белән уйнарга юл куймаска кирәк. Әгәр сез кайдадыр коры үлән януын, чүп-чар яки учак янганын күрсәгез, яннан үтеп китмәгез, булдыра алганча утны сүндерүегезне сорыйбыз, үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз.
Урман янәшәсендә урнашкан авыл җирлекләренә, дача хуҗалыкларына аерым зур игътибар  бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларына, балалар ялларын оештыручы ларга, тернәкләндерү үзәкләре директорларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Кисәтәбез!
Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачык­лау өчен, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта, гражданнарга 4000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30000 сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр салына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев