Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгыннан саклан

Шәхси секторда актив профилактик эшчәнлек алып баруга һәм кисәтүләргә карамастан, 2022 ел башыннан бирле Арча районында 3 янгын чыкты.

Соңгы янгын Арча шәһәрендә, шәхси гаражда булды. Шуңа бәйле рәвештә исегезгә төшерәбез, гараж – янгын куркынычы янаган корылма. Гаражга, кагыйдә буларак, электр кертелгән, анда ягулык һәм җиңел янучы сыеклыклар һәм материаллар саклана. Кагыйдә буларак, бина җылытылмый, әмма кайбер гражданнар гаражларга җылыту мичләрен урнаштыралар, җылылык җиһазларын монтажлау кагыйдәләре турында бөтенләй оныталар. Әлеге корылмаларны янгынга каршы яклауны билгеләргә кирәк. Автоном төтен янгын хәбәрчеләрен (АДПИ) гаражларда, сарайларда урнаштыру бик үк дөрес тугел, чөнки:

– түбән температура булганда, АДПИның батареясы тиз утыра

– өйдә булганда диварлар һәм ара ерак булу нәтиҗәсендә гараждагы тавышны ишетмибез.

– шулай ук АДПИ тузан һәм машина газларына да эшләргә мөмкин.

Янгын чыгу ихтималы зур булган корылмаларга: гаражларга, сарайларга автоматик янгын сигнализациясен (АПС) урнаштырырга киңәш ителә. Кабул итү-контроль приборы хәбәр итүчеләрдән «Янгын» сигналын кабул итә һәм хәбәр итү системасын эшләтеп җибәрә: сирена һәм ут хәбәрләрен үз эченә ала. Шуның нәтиҗәсендә сез зур янгынны вакытында кисәтә аласыз.

Контроль приборында аккумулятор батарея урнашкан, электр челтәрен өзгән очракта прибор автоном рәвештә эшләячәк. Шулай ук янгын сүндергечләр сатып алырга киңәш итәбез. Алар ярдәмендә башлангыч стадиядә янгынны сүндерергә мөмкин. Ә иң куркыныч урыннарда үзеннән үзе эшләп сүндерүче янгын сүндергечләр урнаштырырга мөмкин.

Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары:

«01» , «101» , «112» ЕДДС , «02», «102», «03», «103», «04», «104»

2-20-01–Әтнә янгын сүндерү бүлеге

3-23-82 – Яңа Шашы авылы аерым посты.

Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев